Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сез беренче һәм югары категориягә аттестация узганда нәтиҗәлелек карталарын тутыра аласыз. Игътибар итегез, педагогларның бары тик методик материаллары гына кабул ителә.
- Авторлык материалларына рецензия алу (бюджет нигезендә)
- Семинарларда катнашу һәм сертификат алу (бюджет яисә бюджеттан тыш нигездә)
- Авторлык материалларын бастыру һәм сертификат алу (бюджеттан тыш нигездә)
- Конкурсларда катнашу һәм бүләкләр яисә катнашуны раслый торган материаллар алу (бюджет яисә бюджеттан тыш нигездә)
- Вебинарлар, семинарлар һ.б. өчен педагогик тәҗрибәне гомумиләштерә торган видеоматериаллар тапшыру (мастер-класслар, методик семинарлар, тернинглар һ.б. форматында), сертификат алу. Иң яхшы эшләр раслаучы документлар белән «Учитель 2.0» федераль инновацион сайтында урнаштырылачак (бюджеттан тыш нигездә)
- Аттестация өчен индивидуаль консультациягә алдан язылу (бюджет нигезендә)